Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсенә "Яңа Тура" сәүдә-ярминкә комплексы) - ярминкәләргә кулай бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра.
Шәһәрлеләр Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан китерелгән ит, колбаса продукциясе, сөт, май, йомырка, яшелчә, бал, он, ярма һәм башка фермерлык продукциясен сатып ала алалар.
Исегезгә төшерәбез. көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә башланып, Яңа ел бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк. Ассортимент төрле мәйданчыкларда үзенчәлекле, һәм халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.
Нинди продукция кирәклеген шәһәрлеләр шунда ук, турыдан-туры ярминкә мәйданчыгында хәбәр итә алалар. Моның өчен махсус тартмачыклар куелган.