Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап "Без бербөтен" бәйрәм чарасы узды.
Концертны районыбызның җирле милли-мәдәни общиналары ачып җибәрде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Районыбыз руханилары - Казан-Богородица чиркәве настоятеле Евгений Лазарев һәм районның имам-мөхтәсибе Рәмзил Садыйков шулай ук халык алдында чыгыш ясадылар.