“Көзнең туган көне”

2019 елның 1 ноябре, җомга

“Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләр үзәгендә “Көзнең туган көне” исеме астында бәйрәм үтте. Биредә бер бала да игътибарсыз калмады һәм барлык тәрбиянүчеләр дә катнашты. Урамда салкын һәм пычрак булуга карамастан, бүлмәдә җылылык һәм дуслык хөкем сөрде. Бәйрәм эчтәлеге һәркемне үзенә тартып торды, бер минутка да аерылырга мөмкинлек бирмәде. Кунак булып килгән Юеш болыт барыбызны да яңгыр белән куркытырга теләде, ләкин балалар кулчатырлар астына качып җитезлекләрен  күрсәттеләр. Явыз Пычрак һәрвакыттагыча бәйрәмне бозарга тырышса да, тәрбиянүчеләрнең тапкырлыгы аның уйларын юкка чыгарды.

Сихри Көзне балалар  шигырләр, җырлар һәм яфраклар биюе белән сөендерделәр. Көз исә үз чиратында, рәхмәт йөзеннән, аларны алма пирогы белән сыйлады. Бәйрәм кичәсе балаларга һәм ата-аналарга күтәренке кәеф һәм шатлык бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International