Әлфия Когогина: "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында онкоүзәк төзелеше - Кама арты өчен өстенлекле.

2019 елның 1 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда Республика онкология диспансеры филиалының төзелеш мәйданчыгында булды.

"Онкодиспансер зарурлыгы турында мәсьәләне Чаллы һәм Кама артының башка шәһәр-районнары күп еллар дәвамында күтәрделәр, әмма Россия Президенты Владимир Путинның инициативасы белән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру башлангач кына, безнең аны төзү мөмкинлеге туды", - дип шәрехләде парламентарий.

"Бу Кама артында яшәүче 1,2 млн халыкны колачлаучы күләмле проект һәм аны финанслауга 2 млрд сумнан артык акча каралган, шуларның 1,1 млрд сумы - быел ук (651 млн - федераль бюджеттан, 471 млн сум - республика бюджетыннан). Бюджет чараларын үзләштерү һәм төзелешнең график буенча баруын күрәм. Татарстанлылар өчен кирәкле, өстенлекле әлеге проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларын күзәтеп барачакмын, - дип өстәде Әлфия Когогина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International