Россия Федерациясенең 27.06.2019г. №1391-р күрсәтмәсе нигезендә, 2019-2020 елларда Россия Федерациясендә өлкән буынга Бөтенроссия диспансеризациясе уздырыла.
Гражданнарны профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация белән колачлауны күтәрү максатларында, җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итәбез һәм актив катнашырга чакырабыз.
БУ МӨҺИМ! Диспансеризация вакытында эшләүче 3 елга бер тапкыр 1 эш көненнән азат ителергә хокуклы, ә пенсия алды яшендәге эшләүчеләр (пенсия яше җиткәнче 5 ел дәвамында) һәм картлык буенча яисә эшләгән еллары өчен пенсия алучылар - елга 1 тапкыр 2 эш көненә - эш урынын һәм уртача эш хакын саклап - хокуклы.
Диспансеризация 3 елга 1 тапкыр уздырыла, әгәр дә сезгә агымдагы елда 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшь тула икән, сез аны узарга тиеш.
Әгәр сезгә 40 яшь һәм аннан да күбрәк икән, диспансеризацияне ел саен узарга кирәк.