31 октябрь көнне Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют һәм Иске Матвеевка авыл китапханәсе приютта тәрбияләнүчеләр өчен "Һөнәрләр салават күпере» исемле уртак чара үткәрделәр.
Балалар һөнәрләр тибын билгеләү өчен дифференциаль-диагностик сораштыруның сорауларына җавап бирделәр, һәр типка караган таләпләр һәм эшчәнлек төрләре турында фикер алыштылар. Һәр бала һөнәр турында буклетлар һәм профессияграмма алды. Чара һөнәрләр турында викторина белән дәвам итте. Балаларга ребуслар, кроссвордлар, һөнәрләр турында табышмаклар чишү бик ошады, шулай ук алар күргәзмәдә тәкъдим ителгән һөнәрләр, хезмәт, хезмәт кешеләре турындагы китапларны кызыксынып карадылар. Чара һөнәрләр турында мультфильм карау белән тәмамланды.