Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
 Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 31 октябрьдә балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү "Тере хәтер" эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева үз социаль участогында - Минзәлә авылара үзәк китапханәсендә балигъ булмаганнар өчен "Татарстан - бүген" брейн-ринг уздырды.             Интеллектуаль турнирда 2 команда катнашты. Балалар Татарстан Республикасының туган як тарихы, мәдәнияты һәм анда яшәүче халыкларның традицияләрен белү буенча көч сынаштылар. Балалар яхшы белемнәр күрсәтте.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International