Комиссия техниканы кышкы саклауга куюны тикшерде

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

70 мөмкинлектән 59 балл җыеп “Калморза” хуҗалыгы беренче урынны алды.

Аннан ике баллга калышып “Заиковский” хуҗалыгы икенче урынга лаек булды һәм 56 балл җыйган“Мензелинские зори” агрофирмасына өченче урын бирелде. Районыбыз хуҗалыклары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркларының техникаларны ремонтлауга әзерлеген Казан дәүләт аграр университетының ФГБОУ ВО ректоры Айрат Вәлиев, шулай ук университетның проректоры Наил Хамидуллин,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгиз Ханов, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлегенең  өлкән инспекторы Ринат Гыйльмановтан торган комиссия ашлык, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы бәяләде. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын , техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча бәя бирделә

http://menzela.ru/news/yanalyklar-yomgagy/komissiya-tekhnikany-kyshky-saklauga-kuyuny-tiksherde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International