«Безгә килде»

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар түземсезлек белән каникуллар башлануын көтәләр. Чөнки бу укудан, дәресләрдән котылу гына түгел, ә кунелле  ял итү мөмкинлеге дә бит!

Күптән көтелгән каникуллар җитүгә, безнең даими дусларыбыз - мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүче автоном коммерцияле булмаган «Изгелек җыючы» оешмасы 29 нчы октябрь көнне Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Автоботлар шоуы» дигән уен программасын күрсәттеләр. Программаның максаты-балаларда җаваплылык, бердәмлек, татулык хисен үстерү.

Гаять зур " Бамблби  «Трансформеры”, танылган кинофильм герое, балаларга үзләренең яраткан геройлары белән беррәттән планетаны саклап калучы чын супергеройлар итеп тойган гаҗәеп, фантастик гамәлләрне  тәкъдим итте. Балаларны җанлы   машиналар, аларның яктылыгы, музыка һәм төтен тамашасы тәэсирләндерде. Дустанә робот беркемне дә игътибарсыз калдырмады: күп  кенә кызыклы конкурслар, викториналар, мавыктыргыч уеннар үткәрелде һәм, әлбәттә, һәр балага бүләк тапшырылды.

Балалар  маҗарада актив катнаштылар, бик күп уңай тәэсирләр алдылар һәм көтеп алынган кунакларга рәхмәт белгерттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International