Ленин исемендәге стадионда, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында әлеге фаҗигале вакыйгага багышланган митинг узды.
Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан ата-аналары репрессияләнгән балалар белән очрашу узды.
Бу миллонланган язмышларны искә алу көне. Ул куркыныч көннәр совет халкы хәтерендә мәңгегә сакланачак.
Митингта катнашучылар сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм бер минут тын тордылар.