Табигатьне саклау прокуратурасы республиканың Тукай районында җитештерүдән чыккан шакшы суларны агызу фактын ачыклады.

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы республиканың Тукай районы "Феникс" ҖЧҖдә санитар чистартылмаган (зарарсызландырылмаган) шакшы суларны туфракка агызу факты ачыкланды.

Лаборатория һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә урынга чыгып уздырылган тикшерү барышында туфракны тикшерү уздырылган.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча кайбер ингредиентлар буенча химик матдәләрнең артык булуы ачыкланган. Гаепле зат контроль органы тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган.

Әлеге хокуксыз гамәлләр нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохитка китерелгән зыян күләме 160 мең сум тәшкил итә.

Суд тикшерүе барышында предприятиенең үз теләге белән прокуратура таләпләре канәгатьләндерелде, әйләнә-тирә мохитка китерелгән зыян тулысынча каплатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International