Бүген 1 Г төркеменә сыйныф сәгатенә ТР Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы А.П.Куприянова чакырылды.
ЗАГС органнарына йөкләнгән төп бурычларның берсе - гаиләне ныгытуны пропагандалау буенча эш. Анна Петровна студентларга гражданлык хәле актлары турында, никахлашу тәртибе, гаилә кыйммәтләрен саклау турында, шулай ук гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан ЗАГС бүлее тарафыннан уздырыла торган чаралар турында сөйләде.
Әңгәмә барышында яшьләрнең никахка һәм гаиләгә карата җаваплы мөнәсәбәтенә кагылып уздылар.
Очрашу тере, формаль булмаган аралашу форматында узды һәм кызыклы булды. Чара ахырында ЗАГС бүлеге начальнигы студентларга ныклы һәм тату гаиләләр коруларын,үз гаилә тарихы белән кызыксынуларын, гаиләнең төрле буыннарын берләштерүче гаилә юбилейларын билгеләп үтүләрен теләде.