Һәр бала бик сәләтле: йә ул төгәл фәннәрдә көчле, йә телләр белән кызыксына, бәлки аның тавышы бик матурдыр яисә ул булчак биючедер.
Вариантлар күп, сәләтле балларны ачыклау һәм алга таба этәргеч бирү - заманча мәктәп шундый максат куя.
Бүген Минзәләнең 2 нче урта мәктәбендә өстәмә белем бирү кысаларында зур чара узды. Бу мәктәптә өстәмә белем бирү күпкырлы: "Яшь инспекторлар" яисә "Яшь юл инспекторы дәресе" - балалар юл йөрү кагыйдәләләрен өйрәнәләр һәм велосипедларда йөриләр. "Экология" - балалар табигатьнең торышы турында кызыксыналара, батарейкалар җыялар. Төрле яшьтәгеләр өчен шахмат уйнарга өйрәнү. Укытучы Светлана Петрова һәм укучылар куллары белән тегелгән костюмнарны күрсәтү. Татар теле, немец һәм инглиз теллләре буенча класстан тыш чаралар.
"Һөнәрләр фестивале" дип аталучы бәйрәм өлешендә балалар үз сәләтләрен күрсәттеләр. Биредә берәү дә үпкә белдерә алмады, чөнки бәйрәм өч телдә барды! Татар, рус һәм инглиз телләрендә.
Минзәлә районы мәктәпләренә визитлар, өстәмә белем бирү торышын күзәтү алга таба да дәвам итәчәк.