ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы КФХ базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше программалары буенча грантлар алуга өстәмә конкурс игълан итә.

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян 9фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше" ведомство программасында катнашучы - крестьян (фермерлык) хуҗалыкларын өстәмә конкурс нигезендә сайлап алу уздырылачагы хакында игълан итә.

Грант күләме КФХның хосусый чараларын һәм чыгымнар планын исәпкә алып билгеләнә. Мөгезле эре терлек үрчетү өчен грантның максималь күләме бер хуҗалыкка 30 млн сумнан артык һәм НДСны исәпләмичә чыгымнарның 60 %ыннан кимрәк була. Башка төр авыл хуҗалыгы терлекләрен, кош-корт һәм балкылар үрчетүгә - 20 млн сумга кадәр.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы,   Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 нчы йорт, 3 кат, 309 кабинет. эш көннәрендә -  9.00 - 16.00 сәгатьләрдә.

Документлар һәм гаризалар 23 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Грантны бирү тәртибе һәм документлар формасы турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International