31 октябрьдә көнкүрештәге сәбәпләр буенча гаилә конфликтын булдырмау мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" телефоны ачылачак.
"Кайнар элемтә" телефоны буенча ата-аналарның бала тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаучы хәлләр турында белгечләргә хәбәр итәргә була.
"Кайнар элемтә" телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация алу вакыты: 09.00 - 17.00.
Гражданнарга консультация бирүчеләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәләре вәкилләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Тр Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе.