4 нче санлы балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде.

2019 елның 18 октябре, җомга

"Гномик" балалар бакчасына йөрүче балалар якын араларда районның төрле балалар учреждениеләренә таратылачак. Балаларның күбесе башлыча "Балачак" бакчасына күчереләчәк.

Бүген биредә район башкарма комитетының төзелеш буенча белгечләре, подрядчылар очрашып сөйләште.

Район башлыгы Айдар Салахов алар белән алда торган эш күләме, төрләре турында сөйләште. Капиталь ремонтка күп акча бүленеп бирелгән, эшләр дә җитәрлек. Якын араларда эш башланачак.ата-аналар балаларын кая урнаштыру турында уйлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International