Бүгенге көндә педагогия көллиятендә 600 дән артык студент белем ала. Алар арасында 38 кеше - 7, 8, 9 гимназия сыйныфларында укый, 67 е - читтән торып белем ала.
Барлыгы 6 белгечлек буенча белем алырга була: башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә белем бирү, махсус мәктәпкәчә белем бирү, адаптив физик культура, гамәли информатика (тармаклар буенча) һәм физик культура.
Район газетасының яңа санында сез түбәндәге сорауларга җавап таба алырсыз: педагогий көллияте коллективы нәрсә белән горурлана ала, нинди секцияләр эшли, коррупциягә каршы эшчәнлек буенча нинди эш алып барыла, тулай торак белән эшләр ничек тора, студентлар бу уку йорты турында нәрсә уйлый? һ.б.лар.