Административ комиссия хәбәр итә

2019 елның 11 октябре, җомга

10 октябрьдә ТР Минзәлә муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта административ хокук бозулар турында 23 эш каралды.

Кимчелекләрнең күбесе "яшел зона"да автомобиль калдыруга кагыла.
Утырыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге җәзалар билгеләнде:

12 - кисәтү, 11 - штраф.

 

Миләүшә Кириченко,

Минзәлә муниципаль район Башкарма комитетының административ комиссиясенең

Баш белгече

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International