Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар кысаларында, Минзәлә янгын-коткару гарнизоны начальнигы В.А.Комаров Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлек начальнигы А.Ф.Тимерханов белән үз ветераннары һәм пенсионерлары янында булдылар.
Акция барышында часть хезмәткәрләре һәм ветераннарының яшәү урыннары буенча 32 автоном янгын турында хәбәр итүче приборлар куелды.
Кунаклар гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәрттеләр. шулай ук әлеге приборларның көнкүрештә нәтиҗәлелеге хакында да сөйләделәр.
2019 ел башыннан районда Республика хисабыннан 948 хәбәр итүче прибор урнаштырылды.