Татарстанда иң яхшы Мәдәният йортларын ачыклаячаклар.

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрьдә, Сарман район мәдәният йортында "Иң яхшы мәдәният йорты һәм авыл клубы" Республика конкурсының зона туры узды. Анда 5 район катнашты.

Шулар арасында безнең районнан Түбән Тәкермән авыл клубы, Коноваловка һәм николаевка авыл мәдәният йортлары бар. Конкурс ике этапта узды - хезмәткәрне презентацияләү, 2 нче этапта - иҗади коллективлар чыгышы.  17 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә зона туры узачак. Анда безнең районнан Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты катнашачак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-tatarstane-opredelyat-luchshie-selskie-doma-kultury

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International