Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министры урынбасары - Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко ведомствоның территориаль Идарәсе эше белән танышты. Анда аңа Идарәнең үзе эшкәрткән, илнең башка төбәкләрендә булмаган "Госземнадзор" автоматлашкан геомәгълүмат системасын тәкъдим иттеләр.
Әлеге система республика территориясендә Росреестр дәүләт җир инспекторларының онлайн-контролен һәм эшчәнлек анализын гамәлгә ашыруны күздә тота
Беренче яртыеллыкка эш нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч буенча башка территориаль органнар арасында Татарстан Росреестры беренче урын алды.