Сөмбелә

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Һәр халыкның тамырлары белән ерак үткәнебезгә китә һәм хәзер милли бәйрәмнәр рәвешендә яңадан торгызылган үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар.Татар халкының шундый бәйрәмнәренең берсе - Уңыш бәйрәме-Сөмбеля. 

Өлкәннәр декадасы кысаларында, гомер озынлыгын арттыру максатыннан, «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль хезмәткәрләре Галимова Гөлназ һәм Харисова Гөлфирә үз карамакларында хезмәт алучылар белән "Сөмбелә” бәйрәме үткәрделәр.  Юмарт "Сөмбеля” ипи һәм тоз белән кунакка килде, барысын да үз җимешләре белән сыйлады, бәйрәмдә катнашучылар белән төрле уеннар уйнады, җырлар җырлады һәм биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International