8 октября "Веста" күп профильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Бөтендөнья өлкәннәр көне"н билгеләп үтте.
Бәйрәм Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта узды. Өлкәннәргә иртәнге зарядка рәвешендә бераз җылынып алу мөмкинлеге бирелде, алар яшь үзенчәлегенә карамастан, бик теләп катнаштылар. күнегүләрне яратып башкардылар. Өлкәннәр "Веста" хезмәткәрләренә күңелле иртә өчен рәхмәт белдерделәр һәм тагын кунакка чакырып калдылар.