Наил Хисамбиевны депутатлар район башлыгы урынбасары вазыйфасына расладылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Минзәлә муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Айдар Салахов алып барды.

Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылды: беренче - Наил Камил улы Хисамбиевны Минзәлә муниципаль район Советы рәисе урынбасары, Минзәлә муниципаль район Башлыгы урынбасары итеп сайлау турында, икенчесе - Минзәлә муниципаль районы Советының даими комиссиясен төзү һәм персональ составын булдыру.

Район Советы депутатлары ике карарны да бертавыштан кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International