Минзәлә театры Россиянең көньягы буйлап гастрольдә йөри.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры "Зур гастрольләр" федераль программасы кысаларында Г.Тукайның "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак спектакле, Г.Җәвитнең "Иблис" трагедиясе белән Ульян, Волгоград, Әстерхан, Махачкала шәһәрләренә гастрольгә чыкты. 

Минзәлә театры әлеге программада өченче тапкыр катнаша (юл чыгымнарын Мәскәү финанслый). Аның максаты - үз театры иҗаты белән башка төбәк тамашачысын да таныштыру.

"Зур гастрольдәр" федераль программасы буенча гастрольләр Ульян шәһәреннән соң герой-шәһәр Волгоградта дәвам итте. Безнең спектакльне оештыручыларның берсе, якташыбыз, Актаныш районында туган, биредә 1971 елдан бирле яшәүче Сирена Газиз кызы Исмәгыйлова безне шәһәр буйлап йөртте. Без Мамай-курганга мендек, Павлов йортын,  сугыш елларында җимерелгән тегермән калдыкларын карадык.

Татарстаннан читтә яшәүче туганнарыбыз өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт тагын бер бүләк булды. Маршрутның алдагы ноктасы - Әстерхан...

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskiy-teatr-gastroliruet-po-yugu-rossii

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International