Имин булмаган метеорологик күренешләр: 7 октябрьдә кичен, 8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяктан, көньяк-көнбатыштан кискен җил 18 м/с.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз гына явым-төшемнәр, көндез явым-төшемнәрсез диярлек. Җил көньяктан, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыштан 8-13, урыны белән кискен - 18 м/с, көндез 6-11 м/с, кискен - 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +1..+3º, көндез максималь һава температурасы +6..+8º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз гына явым-төшемнәр, көндез явым-төшемнәрсез диярлек. Җил көньяктан, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыштан 8-13, урыны белән кискен - 18 м/с, көндез 6-11 м/с, кискен - 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +1..+3º, көндез максималь һава температурасы +5..+10º.