Минзәләдә "Урман утырту көне" акциясе узды.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә "Урман атнасы-2019" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында, Татарстанда "Урман утырту көне" узды. Агачлар утырту республиканың барлык районнарында оештырылды. Минзәлә районы да искәрмә булмады.

Акция район башлыгы Айдар Салахов, предприятие, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, шулай ук Минзәлә шәһәре халкы катнашында узды.

Акция барышында "Балачак" бакчасы янында 200 чыршы һәм миләш үсентеләре утыртылды.

Барлык катнашучылар бу акциядән уңай тәэсирләр алдылар, бергәләшеп әйләнә-тирә мохитны һәм туган шәһәрне төзекләндерү өчен кирәкле эш башкардылар.

"Урман атнасы" республикакүләм табигатьне саклау акциясе 2017 елдан бирле уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International