Цифрлы телевидениегә күчкәндә, "Веста" яшьләр үзәгенә шалтыратып, волонтерларны өйгә, авылларда - авыл җирлекләренә чакырырга була. Алар цифрлы форматта тапшырулар карау өчен телевизорны көйләргә бушлай ярдәм итәчәк.
-Яр Чаллы телевидение үзәге җитәкчесе Андрей Кокурин Минзәлә волонерлары белән очрашып кына калмады, волонтерларны цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча өйрәтте дә. Безнең районда моңа кадәр 31 волонтер булса, тагын 21 волонтер өстәмә рәвештә өйрәтелде, - диде волонтерлык эшчәнлеге өчен җавап бирүче "Веста" яшьләр үзәге белгече Әлфинур Сизова.
Исегезгә төшерәбез, әгәр дә сезнең цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһаз сатып алу һәм аны урнаштыру буенча сорауларыгыз булса, 8-800-222-8-716 "кайнар элемтә"гә, авылларда - авыл җирлекләренә шалтырата аласыз.