Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы Агросәнәгать комплексы атнасын ачты.

2019 елның 5 октябре, шимбә

4 октябрьдә Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган  иң күләмле вакыйга -  Агросәнәгать комплексы атнасы старт алды.

Атна Кызы мәйданда "Алтын көз" Милли гастрономик фестиваль ачылудан башланды. Аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәү Хөкүмәте белән берлектә 4-13 октябрь көннәрендә уздыра.

Башкаланың нәкъ үзәгендә чын рус кыры, җимеш бакчалары, терлек скульптуралары белән көтүлекләр һәм экспозицияне булдыручы башка арт-объектлар барлыкка килде.

Россиянең төбәк брендлары куелган ярминкә фестивальнең төп зонасына әверелде. Илебезнең 50 дән артык төбәгеннән 100 дән артык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иң яүхшы товарларын - ит, сөт, балык продукциясен, яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер эшләнмәләре, бал һәм башка Роосия территорияләренең визиткасы булган товарларны алып килгәннәр.

Агросәнәгать комплексының алдагы этабы - 7 октябрьдә "Зарядье" паркында "Россия тәлгәше" шәраб фестивале. Аның программасында - россия шәрабын популярлаштыруга, тарих һәм шәраб җитештерүнең заманча технологияләре белән таныштыруга юнәлтелгән агарту һәм интерактив акцияләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәтчәннәре көненә багышлап, Дәүләт Кремль Сараенда узачак традицион концерт Агросәнәгать комплексы Атнасының иң тантаналы өлеше булачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International