Минзәләдә көзге ярминкә узды. анда шәһәрлеләргә ит, сөт, май, йомырка, бәрәңге, яшелчә, балык һәм башка төр продукция тәкъдим ителде.
Гомумән, биредә районыбыз авылларында җитештерлгән продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов сүзләренчә, ярминкәгә 3 млн сум чамасы продукция китерелгән иде.
Ярминкәгә авыл җирлекләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә, фермерлар да килде. Алар сыер, дуңгыз, сарык итләре, бал, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукция тәкъдим итте. Район җитәкчеләре, сәүдә рәтләре буйлап йөреп, бәяләр белән кызыксынды, халык белән аралашты. Район башлыгы Айдар Салахов ярминкәнең аеруча бай булуын искәртеп узды. Район Мәдәният сарае алдында район башлыгы район басуларында үстерелгән яңа уңыштан пешерелгән икмәктән авыз итте. Минзәләлеләрне Өлкәннәр декадасы уңаеннан һәм Укытучылар көне оештырылган ярминкә белән котлады.
Авыл җирлекләре вәкилләре бик тырышканнар. Белем бирү оешмалары хезмәткәрләре 35 төрле продукция алып килгәннәр.
Воровский, Тауасты Байлар, Мәлкән авыл җирлекләре үз сәүдә палаткаларын бик матур итеп бизәгәннәр, Аю авыл җирлеге хезмәткәрләре халыкны коймак һәм чәй белән сыйладылар. Ярминкәгә хәтта Удмуртиядән дә килгәннәр: Люция Миңнәхмәтова дару үләннәр, төрл җиләкләр, пихта себеркесе алып килгән.
Арбага җигелгән пони ярминкәне тагын да ямьле итте.