1 октябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Халыкара өлкәннәр көненә "Тормыш көзегез алтын булсын" исемле тантаналы чара узды.
ТР Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов һәм VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев котлау чыгышы белән чыктылар.
Концерт программасында чыгыш ясаучылар: «Минзәлә бөркетләре» баянчылары, «Ядкарь» (Тауасты Байлар) фольклор ансамбле, театр артистлары, Сөмбел Зиннурова, ветераннар халык хоры, Юлия Рәхмәтуллина һәм Латифа Сәлимова, Марина Жарова һәм Айгуль Вәлиева, Наталья Чепкасова, Ленар Миңнемуллин, Гөлнара Нуриева, Рузилә Миңнеханова, Алена Троицкая, Алмаз Бадиков, «Бэхетле», «Уен», «Реверанс» хореография ансамбльләре.