Инвалидлар җәмгыятендә бәйрәм программасы уздырдылар.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәм 1990 елдан бирле билгеләнә.

Шуннан бирле ел саен алтын көздә без үз көчләрен һәм белемнәрен халыкка багыншлаган, сәламәтлекләрен һәм яшьлекләрен киләчәк буынга биргән буынны зурлыйбыз.

2 октябрьдә район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Ольга Гатиятова инвалидлар җәмгыятендә "Тормышның алтын көзе" бәйрәм программасы күрсәттеләр. Алып баручылар җәмгыять әгъзаларын бәйрәм белән котладылар һәм алар өчен "Яхшы сүз", "Көзге яфрак", "Элеккеге көнкүреш предметлары" конкурслары уздырдылар. Чарада катнашучылар "Чуар тавык" әкиятен яңача сәхнәләштерделәр һәм күэелле такмаклар әйттеләр. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-obshchestve-invalidov-proveli-prazdnichnuyu-programmu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International