14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларны аналоглы трансляцияләү туктатылачак. Заманча кабул итү җиһазлары турында алдан кайгырткан телевизор караучылар 20 цифрлы каналны (алай гына да түгел) кабул итә алачак.
Бары тик берничә федераль канал, шулай ук төбәк каналы «аналогта» калачак.
Телеэкраннарыгызда "А" хәрефе бармы-юкмы, шуны карагыз. Мондый хәреф 10 аналоглы телеканал логотибы янәшәсендә тора. Әгәр ул хәреф телеэкраннарда юк икән, сез эфирда, кабельдә яисә иярчен аша "цифр" карыйсыз. Сездә бернәрсә дә өзелмәячәк, приставка сатып алырга кирәкми.
http://menzela.ru/news/vazhnoe/kak-pereyti-na-tsifrovoe-tv-i-ne-poteryat-regionalnye-kanaly