Игелек һәм хөрмәт көне

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Көзге календарьдә йөрәкләребез тирән мәрхәмәт хисләре белән тулган гадәти булмаган дата - Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

 5 нче санлы "Таңкай" балалар бакчасында оныклары янына кунакка килгән әби-бабайлар өчен гадәти булмаган "Әбинең уңышы" фольклор бәйрәме узды.

Бу бәйрәмгә бакча алдан әзерләнде. Төркемнәрдә  Өлкәннәр көне белән котлаулар, балалар рәсемнәреннән стендлар эленде. Бакчаның холлында "Алтын куллар могҗиза тудыра" гаилә эшләре күргәзмәсе әзерләнгән иде. 
Балалар ата-аналары теккән Идел буе халыклары костюмнарын кигәннәр иде.
Тәрбияләнүчеләр кунакларны күңелле җыр-бию белән сөендерделәр, кызыклы уеннар уйнарга дәштеләр. "Декупаж техникасы белән кабакны бизәү" конкурсы онытылмаслык булды. Мондый чаралар балаларда мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияли.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/den-dobra-i-uvazheniya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International