Традиция буенча һәр елның октябрь аенда без өлкәннәр декадасын билгеләп үтәбез. Интернат-мәктәп читтә калмый, өлкән буын вәкилләрен котларга ашыга. Традиция буенча 25 сентябрьдә интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бәйрәм концерты күрсәттеләр.
Күңелле биюләр, йөрәккә үтәрлек җырлар, шигырьләр һәркем күңеленә хуш килде. Концерт ахырында укучылар открыткалар һәм бүләкләр өләштеләр. Бәйрәм өлкәннәрне дә, балаларны да җылы елмаю белән җылытты.
1 октябрьдә интернат-мәктәп озак еллар шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар өчен ишекләрен ачты. Укучылар һәм педагоглар "Тормышыгызның алтын бите" бәйрәм концертын күрсәттеләр. Чара ахырында кунакларга үз куллары белән эшләнгән бүләкләр өләшенде. чәй табаны артында да аралаштылар.
http://menzela.ru/news/novosti/prazdnuem-dekadu-pozhilykh-lyudey