Гимназия базасында Укытучылар көненә багышланган район бәйрәме узды. Актлар залында гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары, мәгариф бүлеге, Балалар иҗат йорты методистлары һәм белгечләре, педагогик хезмәт ветераннары, яшь белгечләр җыелды.
Әйтергә кирәк, районның белем бирү оешмаларында 17 Татарстан Республикасының атказанган укытучысы эшли, 7 педагог "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" исеменә лаек, 59 укытучының югары квалификацияле категориясе бар.
Педагогларга җылы сүзләр белән район башлыгы Айдар Сәлахов, район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, райн Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина мөрәҗәгать итте.
Бу көнне үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ирешелгән уңышлар. югары профессионализм һәм бик яхшы эш өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр:
- Рәзинә Мясникова, 2 чне мәктәпнең математика укытучысы,
- Зөлфия Евграпова, Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
- Зилә Хафизова, Хуҗәмәт балалар бакчасы мөдире;
Мәгариф системасында күпъеллык намуслы хезмәте өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Светлана Белянинова, Николаевка мәктәбе директоры,
- Лилия Галиева, гимназиянең директор урынбасары
- Гузәлия Маннанова, №3 балалар бакчасы тәрбиячесе
- Фәнисә Шакирова, Югары Тәкермән мәктәбенең технология укытучысы
- Гөлия Нуруллина, 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Шулай ук бер төркем педагоглар мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/pedagogi-menzelinskogo-rayona-otmetili-professionalnyy-prazdnik