Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче Ирина Храмутичева белән берлектә "1 октябрь - игелек һәм хөрмәт көне" акциясен уздырдылар.
Аның максаты - балаларда мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм өлкән буынга хөрмәт хисләре тәрбияләү, чөнки нәкъ менә бала чакта барлык матурлыкка башлангыч туа.
Бу көнне тәрбияләнүчеләр үз куллары белән эшләнгән открыткалар тотып. муса Җәлил исемендәге паркка килделәр, өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлап, аларгы бүләкләрен тапшырдылар. Балаларның бүләкләренә һәм җылы сүзләренә узып баручыларның гаҗәпләнүен, шатлануын күрсәгез иде! Мондый акцияләрне шушы елмаю, шатлыклар бәрабәренә елга бер тапкыр гына түгел, ешрак уздырырга була. Балалар яшь буын вәкилләренә "Өлкән буынга игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк итегез" баш астында листовкалар өләшеп, аларны бәйрәм белән котларга кирәклеген искә төшерделәр.