Минзәлә район Башлыгы Айдар Салаховның Өлкәннәр көне белән котлавы.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

 

Сезне Халыкара өлкән кеше көне белән котлыйбыз!

Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн. Бу көннән җылылык һәм мәрхәмәтлелек, хөрмәт һәм мәхәббәт бөркелә. Бу бәйрәм - бердәмлек һәм буыннар алмашуы, вакытлар элемтәсе символы.

Сез район үсеше өчен үзегезне армый-талмый фидакарь хезмәткә багышладыгыз. Рухи кыйммәтләр һәм традицияләрне саклаучы, балаларыгызга һәм оныкларыгызга терәк һәм тугры ярдәмчеләр булып каласыз.

Сезнең бүген дә сафта булуыгызга без ичксез шат: белемнәрегез һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне яшьләр белән юмарт бүлешәсез, үз үрнәгегездә районның яшьләрен рухи ныклыгына, эш сөючәнлеккә, патриотизмга өйрәтәсез. Зирәк акыл, игелек һәм түземлек, тормышны булганча кабул итә белү, яхшыга ышану сәләте өчен чиксез рәхмәтлебез.

Бу бәйрәм көнендә сезнең бәяләп бетегесез хезмәтегез, рухи ныклык, районыбызны эчкерсез яратуыгыз өчен җылы сүзләр кабул итеп алыгыз.

 

Айдар Салахов,

Минзәлә муниципаль районы Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International