Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның 22-26 апрель көннәрендә Сочиның баш медиүзәгендә V Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы узачак. Аны россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.
Атналык Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында уза һәм хезмәтне саклау өлкәсендә мөһим вакыйга, үзәк дискуссия мәйданчыгы булып тора.
Атналык кысаларында хезмәтне саклау өлкәсендә барлык чаралар комплексы узачак, моңа SAPE 2019 Сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча X Халыкара күргәзмә дә керә.
Атналык чараларында катнашырга хезмәтне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче муниципаль берәмлекләр вәкилләре,эш бирүчеләр берләшмәләре һәм профсоюз берләшмәләре, оешмаларның хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. Катнашучыларны теркәү һәм гаризаларның электрон формаларын тутыру "ЭТАЛОН" Куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүгә ярдәм ассоциациясенең web-сайты аша мөмкин (vssot.aetalon.ru).