"Өлкән буын" региональ проектын тормышка ашыру

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында кыска сроклы өйрәтү курслары, өстәмә һөнәри белем бирү, Татарстан Республикасы бюджеты һәм федераль бюджет хисабыннан пенсия алды яшендәге гражданнарның квалификациясен күтәрү курслары уздырыла.

Әлеге проектны тормышка ашыру халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр субсидия алу юлы белән башкарыла.

Сезне үзегездә эшләүче пенсия алды яшендәге гражданнарны (ир-атлар - 1961, 1962, 1963 елларда туганнар, хатын-кызлар - 1966, 1967, 1968 елларда туганнар) һөнәри әзерлек, кабаттан әзерлек, квалификацияне күтәрү һәм өстәмә һөнәри белем алуда катнашуга җәлеп итүегезне сорыйбыз.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, әзерлек узачак эшләүчеләрнең һәм белгечлекләрнең исемлеген күрсәтеп, мәгълүмат җибәрүегезне сорыйбыз. Электрон адрес: Czn.Menzelinsk@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International