Бүген Минзәлә делегациясе "Бердәм Россия" Бтөенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXIX конференциясендә катнашты. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабаттан партиянең Татарстан бүлекчәсе Сәркатибе итеп сайланды. Болардан тыш, делегатлар кайбер оештыру мәсьәләләрен тикшерде, шул исәптән, төбәк сәяси советын һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы президиумын сайлады.
Конференциядә катнашучылар шулай ук төбәк сәяси советын сайладылар һәм 15 кешелек президиум составын билгеләделәр. "Веста" күпфункцияле үзәк директоры Ирина Михайлова төбәк сәяси советы составына кертелде. Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Артур Гафаровка партия билеты тапшырылды.