Ел саен безнең “Умырзая” үзәгендә “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе уза. Аның максаты булып балаларның кышлаучы кошлар турында күзаллауларын ныгыту,аларның яшәү рәвеше,әйләнә-тирә мохит белән бәйләнеше,кошлар тормышында кешенең роле тора.
Балалар кошларга кайгыртучан карыйлар һәм көн саен “Кошлар ашханәсе”ндә кизү торалар,җимлекләрне чистарталар.төзәтәләр,аларны азык белән тулыландыралар.
Участоктагы кошларны көн саен тукландыру аларны систамалы күзәтү өчен яхшы шартлар тудыра.