Солдат булып тумыйлар

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Җиңү паркында 7 нче санлы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре тарафыннан "Солдат булып тумыйлар" спорт бәйрәме оештырылды.

 Ярышларда шәһәр һәм авыл балалар учреждениеләреннән 10 команда булып, һәр команда составында әти һәм бала катнашты.

Бәйрәм командаларның тантаналы тезелүеннән һәм Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы вәкиле Валерий Комаровның сәламләвеннән башланып китте.  Ул барлык ир-атларны бәйрәме белән котлады һәм күтәренке кәеф, ярышларда уңышлар теләде.

Бу көнне командалар "Төз атучы". "Кичү", "Укыту хәзерлек отличнигы", "Автоматны җый" һәм башка конкурсларда катнаштылар. Тизлек, зирәклек һәм оешканлык аларның аерылгысыз юлдашлары булды.

Командалар баштан ук ныклы көрәшкә әзерләнделәр һәм барлык этапларны да лаеклы уздылар. Паркта шау-шу, шат авазлар яңгырап торды. һәркемнең кәефе күтәренке иде.

Командаларга әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр, тәрбиячеләр көч биреп тордылар. 

Жюри җитди һәм гадел иде, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1 урын – №11 «Шатлык»

2 урын – №8 « Кояшкай»

3 урын – №7  «Каенкай» 

3 урын - Дәвек балалар бакчасы  «Ләйсән».

Башка командаларга номинацияләр буенча грамоталар тапшырылды.

Чара ахырында кунакларны һәм катнашучыларны тәмле сый көтә иде - солдат боткасын яратып ашадылар, дип хәбәр итә 7 нче бакчаның өлкән тәрбиячесе Лариса Сабирова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International