Минзәләдә кадрлар алышыну дәвам итә

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Рәзилә Галиева агымдагы елның 25 февраленнән Минзәлә муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарырга кереште.

Рәзилә Мәзһәр кызы 1975 елның 22 октябрендә районыбызның Тупач авылында туган. Югары белемле. 1995 елда Алабуга мәдәният училищесын (хореограф, халык сәнгать коллективы җитәкчесе), 2015 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (һәвәскәр театр режиссеры-педагог, халык сәнгать иҗаты) тәмамлаган, хәзерге вакытта ИСГЗда укый.

Хезмәт юлын 1995 елда 28 нче урта мәктәптә хореограф булып башлый. 1996 елда Минзәлә район мәдәният сараенда балетмейстер булып эшли. 1996-1999 елларда “50 лет Татарии” совхозында эшләп ала. Хезмәт юлын 1999 елда кабаттан Минзәләдә дәвам итә, 2 нче урта мәктәптә музыка укыта, аннары 4 ел иҗтимагый-мәдәни үзәктә (ОКЦ) балетмейстер булып эшли. 2004 елдан хезмәт юлы районның дәүләт кино учреждениесе белән бәйле, башта 3 ел методист, 2007 елдан хәзерге вакытка кадәр муниципаль кино учреждениесе директоры булып эшли.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-kadrlar-alyshynu-dvam-it

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International