Бүген 18 булачак чыгарылыш укучысының ата-аналары рус теле фәненнән БДИ тапшырып карау өчен парта артына утырдылар. Имтихан 1 нче урта мәктәп базасында узды.
Әйтергә кирәк, кайбер ата-аналар бу катлаулы процедурада беренче тапкыр гына катнашмый, металлодетектор аша узарга кирәклеген дә беләләр. шунлыктан имтиханга бизәнү әйберләрен салып, металл предметлардан арынып киләләр.
Ландыш Юдина рус теленнән имтиханны өченче ел рәттән тапшыра. Беренче елны имтихан биремнәрен карап кына чыкса, быел аны тапшыруга ныклап алынды. Иншаны өйдә язмавын, мәктәптә аларны бик яхшы язганлыктан, кирәк санамавын белдерде.
Ландыш Юдина, әни:
- Кызым милена 11 сыйныфта укый, быел аның чыгарылыш имтиханнары тапшырасы бар. Ул табиб һөнәрен сайларга булды, шунлыктан, мәҗбүри фәннәрдән тыш, аңа химия. биология кебек катлаулы фәннәрдән дә имтиахн тапшырырга кирәк булачак. Әйтергә кирәк. рус теленнән имтихан бик катлаулы. ел буе шөгыльләнмәсәң, минималь бусаганы үтә дә алмассың. Укытучы Вера Троицкая төпле белем биргәнлектән. рус теленнән репетитор ялламадык. имтиханнан алган кичерешләрне бертөрле генә әйтеп булмый, чөнки без балаларыбыз кебек үк дулкынланмыйбыздыр. Ә балаларыбызга бик авыр, дулкынлану кичермичә булмый. Башларында белем булса, барысы да яхшы булачак. Беренче 5-10 минутта фикерләрне туплап биремнәргә тотынуы авыр булды.
"Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясен ТР Мәгариф һәм фәни министрлыгы уздыра.
Наталья Аманова, имтихан уздыру пункты җитәкчесе:
- Акция өлкәннәргә БДИ процедурасының максималь объектив, үтә күренмәле булуын һәм барлык биремнәрнең мәктәп программасына тәңгәл килүен аңлату өчен уздырыла. Безнең максат ата-аналарның белемнәрен тикшерү түгел, әлеге процедураның ни рәвешле баруын күрсәтү. Катнашучылар 30 минут дәвамында БДИда биреләчәк зур булмаган имтихан эшен башкаралар