«Балалар матурлык, уен, әкият, музыка, рәсем, фантазия һәм иҗат дөньясында яшәргә тиеш". В.А.Сухомлинский.
Минзәлә муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр социалҗ мохит һәм хезмәт адаптациясе бүлмәсендә үз иҗади потенциалларын актив тормышка ашыралар.
Рәсем балаларның кул чукларының вак моторикасын үстереп кенә калмый, нервларны тынычландыра, киеренкелекне бетерә, кәефне күтәрергә ярдәм итә. Рәсем белән ничек эшләү мөһим түгел, тигез, төсле линияләрдән картиналар тудыру яисә хаослы абстракция булдырумы. иң мөһиме, эштән соң җиңеллек хис итү.