Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе замана белән бергә атлый. Педагоглар балалар бакчасында эшләп, үзләрен киләчәктә кирәкле итеп таныта алырдай гражданнар тәрбияләргә кирәклеген яхшы аңлыйлар. Тәрбиячеләр бүгенге дулкында булырга тырышалар, республика тормышындагы бер генә яңалыкны да игътибарсыз калдырмыйлар.
Baby Skills проекты кысаларында "Чебурашка " балалар бакчасы профориентация буенча күрсәтмә чара узды. Анда Минзәлә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, "Мәгариф бүлеге" МКУнең мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Татьяна Александровна Голякова, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре катнашты.
Чара "Осталар шәһәрчеге" буенча экскурсия рәвешендә оештырылган иде. Аны Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кызны гәүдәләндерүче (Ильмир һәм Дарина) шәһәр талисманнары - ике яшь профессионал алып барды. Легенда буенча алар фән-техника һәм сәнгатнең барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешкәннәр һәм уңышка ирешү өчен барлык кирәкле күнекмәләргә ия.
Нэля Бикеева искәртеп узганча, бу бакчадагы шартларның бик үк яхшы булмавына карамастан, педагогларның, гомумән, коллективның хезмәте бик яхшы күренә. бу бакча ФГОС буенча база мәйданчыгы булып тора, биредә үстерешле белем өчен җиһазлар, робототехника буенча конструкторлар бар.
3 нче балалар бакчасы мөдире Эльвира Завьялова:
-Робототехника чаралары аша конструкторлы фикер йөртүне үстерү буенча эш икенче ел алып барыла. Февраль аенда "Робототехника - киләчәккә бер адым!" баш астында зона семинары узачак.
Килгән кунаклар бакчада өйдәге кебек уңай булуны билгеләп үттелә, чараны оештырган өчен рәхмәт әйттеләр.