"Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18 февральдә үзәкләштерелгән китапханәсенең уку залында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының "Икътисад һәм бухучет" бүлегенең 1 курсы 111 төркеме студентлары өчен "Тел - халыкның тере җаны" тематик программасы уздырылды.
Дөньяда 3-5 мең төрдә телләр бар. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез санала, чөнки аларның һәркайсы уникаль.
Алып баручылар Ольга Гатиятова һәм Римма Әхмәтханова туган телне өйрәнүнең мөһимлеге, аны ярату зарурлыгы турында сөйләделәр.
Студентлар өчен халык иҗаты буенча төрле конкурслар әзерләнгән иде.
Әлеге программа студентларга канәгатьләнү хисе бирү өстенә, аларның белемнәрен күтәрергә, туган телнең байлыгын аңларга, кызыксыну уятырга ярдәм иткәндер дип ышанасы килә.
http://menzela.ru/news/novosti/yazyk-zhivaya-dusha-narod