Олимпиада Халыкара туган тел көненә һәм 2019 елдагы юбилей даталарына: Татарстанның танылган драматургы Галиәсгар Камалның тууына 140 ел, шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга, халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланды һәм өч турдан торды.
Беренче тур - сайлап алу туры, икенчесе - практик - язмача - сорауларга җавап һәм әсәрләрдән өзекләр буенча биремнәр башкару. Өченче тур - иҗади конкурс, 2019 елдагы юбилей даталарына багышланган материал презентациясе.
Студентны - республика олимпиадасы җиңүчесен әзерләгән өчен М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучылары Илгизә Хәйруллинага, Гөлнур Гыйләҗетдиновага, Гөлназ Талиповага һәм Нәсимә Шаһиевага рәхмәт белдерәбез.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/pervoe-mesto-v-respublikanskoy-olimpiade-po-tatarskoy-literature