2019 елның 1 мартыннан "Авыл хуҗалыгын үстерү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында һәм авыл хуҗалыгын иминиятләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы №563-ФЗ федераль законы үз көченә керде.
Аерым алганда, закон уңыш, күпъеллык үсентеләр югалган (һәлак булган), шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләренә зыян килгәндә, авыл хуҗалыгы иминиятләштерү килешүләре төзү мөмкинлеген күздә тота.
Нәтиҗәдә Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы очсызрак һәм җәлеп итәрдәй иминият продуклары килеп чыгуын, шулай ук аграрийларның һәм иминият оешмаларының кызыксынучанлыгы артуын көтә.